В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 7883 тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 7883 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 632 юл хезмәте эшчесе һәм 599 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 90 катнаш юл машинасы, 61 "Бошунг, 15 кар төягеч, 112 щеткалы трактор, 24 грейдер, 79 фронталь төягеч, 54 "Барсик", 150 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 918 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 71 тонна реагент һәм 847 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 568 юл хезмәте эшчесе һәм 312 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 843,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.