В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә урамнадан 3 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 3309 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 628 юл хезмәте эшчесе һәм 568 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 75 катнаш юл машинасы, 47 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 9 кар төягеч, 103 щеткалы трактор, 21 грейдер, 68 фронталь төягеч, 46 "Барсик" минитөягече, 89 үзбушаткыч һ.б.
Реагент, ком-тоз катнашмасы кебек бозлавыкка каршы материаллар 2 апрельдә кулланылмаган.
Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 558 юл хезмәте эшчесе һәм 250 махсус техника берәмлеге катнашачак, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.