В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне туфракта минус 1 градус салкынлык турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Алмашынучан болытлы һава һәм көньяк-көнбатыштан салмак җил фаразлый синоптиклар казанлыларга. Төнлә явым-төшем күзәтелми, һава температурасы +6-8 градус булачак.
8 июньдә көндез һава +16-18 градуска кадәр җылыначак. Көн азагында кыска вакытлы яңгыр көтелә.
Республика территориясендә дә бераз яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан салмак, көндез урыны белән көчле җил исәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +14-19 градус тәшкил итәчәк. Төнлә минималь температура – +3-8 градус. ТР Гидрометеоүзәге җомгага каршы төндә Татарстан территориясендә урыны белән минус 1 градус булуы турында кисәтә.