Явым-төшемнәр көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Иртәгә, 3-нче октябрьдә, Казанда аязучан болытлы һава торышы булуы, уртача көньяк-көнбатыш җиле көтелә. Киләсе төндә һава температурасы 5-7 градус җылы булачак, вакыты белән яңгыр булуы ихтимал. Көндез һава +12-14 градуска кадәр җылыначак, явым-төшемнәр көтелми.
Татарстан буенча тулаем алганда синоптиклар аязучан болытлы һава була дип җиткерә, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил – көньяк-көнбатыштан, уртача, төнлә һава температурасы 3 градустан 8 градуска кадәр җылы булачак, көндез – 11-16 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә күзәтү ясау идарәсе.