В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда – бозлавык, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). 26-нчы ноябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә минус 9-11 градус, көндез минус 4-6 градус булачак.
Республиканың башка районнарында төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы минус 13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы -3-8 градус булачак. Юлларда – бозлавык, көньяк-көнбатыштан талгын җил, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.