В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә башкалада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). 22-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Көндез җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка таба алмашыначак. Төнлә һава температурасы +6-8 градус, көндез +8-10 градус җылы булачак.
Республиканың башка районнарында төнлә һәм иртән яңгыр явачак, аерым районнарда томан булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан булачак җил юнәлешен төньяк-көнбатышка да үзгәртәчәк, төнлә һәм иртән көчәйгәндә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр булачак, төнлә һава температурасы +5-тән +10 градуска кадәр, көндез +7-дән +12 градуска кадәр булыр дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.