В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләргә явым-төшемсез болытлы һава фаразлыйлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Иртәгә, 19 октябрьдә, Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +2-4 градус тәшкил итәчәк, көндез – +13-15 градус.
Татарстан буенча явым-төшемсез болытлы һава фаразлыйлар. Төнлә һәм иртән республика һәм аның башкаласында урыны белән томан, көньяк-көнбатыштан салмак җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0+5 градус булачак, көндез – +11-16 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.