Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2019, 10:12

19 декабрь көндез Казан урамнарын җыештыруга 464 юл эшчесе һәм 272 махсус техника берәмлеге чыгачак

Тәүлек эчендә шәһәр юлларында 686 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 1840 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 514 юл эшчесе һәм 522 махсус техника, шул исәптән 150 катнаш юл машинасы, 12 кар төягеч, 156 трактор щеткасы, 8 грейдер, 67 фронталь төягеч, 43 «Барсик» мини-төягече, 77 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.

Казан юлларында тәүлек эчендә 686 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 181 тонна реагент һәм 506 тонна ком-тоз катнашмасы.

Бүген көндез урамнарны җыештыруга 464 юл эшчесе һәм 272 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Карны түбәндәге урамнардагы участоклардан чыгарачаклар: 1 Май, Аграр, Бауман, Васильченко, Петр Витер, Габишев, Гладилов, Дружба, Заря, Ипподром, Фатыйх Кәрим, Копылов, Королев, Космонавтлар, Кремль, Шиһабетдин Мәрҗани, Меридиан, Петербург, Пионер, Подлужная, Попов, Пушкин, Сара Садыйкова, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, шулай ук Оренбург трактыннан, Киров дамбасыннан һәм Ирек мәйданыннан.

Урамнарның башка участокларында кардан чистарту һәм тукталыш мәйданчыкларына, тротуарларга, керү һәм юл аша чыгу урыннарына ком сибү планлаштырылган.

Барлык яңалыклар