В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән Татарстан урманнарында янгын куркынычы зур.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). 16-нчы июнь көнне Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил, яшен вакытында көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә, кайбер районнарда яшен, урыны белән бозлы яңгыр булуы ихтимал. Төнлә Казанда һава температурасы 17-19 градус нульдән югары булачак, көндез плюс 30-32 градус булыр дип фаразлый.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы +14-тән +19 градуска кадәр тирбәлә. Көндезге сәгатьләрдә һава +27...+32 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 16-17-нчы июнь көннәрендә Татарстанда урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс). Фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы зур.