Синоптиклар яңгыр һәм җил булачагын фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). 15-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм көндез яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, көндез - төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә тизлеге15 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы 6-8 градус, көндез 10-12 градус җылы булачак.
Республиканың башка районнарында да яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы + 3-тән +8 градуска кадәр, көндез +8-дән +13 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.