Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). 13 декабрьдә синоптиклар Казанда аязучан болытлы һава фаразлыйлар. Бүген төнлә һава температурасы минус 8-10 градустан түбән булачак, аязганда 13 градуска кадәр салкын булачак. Вакыты белән кар явачак.
Көндез шулай ук кар явуы ихтимал, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы 4 градустан 6 градуска кадәр түбән булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем алганда, Татарстан буенча киләсе тәүлектә аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда юеш кар явачак. Юлларда бозлавык. Төнлә һава температурасы минус 7-12 градуска кадәр түбән булачак, аязган вакытта 16 градуска кадәр салкын, көндез 3-8 градуска кадәр түбән булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.