Россия Премьер-министры WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын ачты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Алсу Сафина). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатын ачты. Ачылыш тантанасы «Казан Арена» стадионында узды. Дмитрий Медведев Россия WorldSkills Kazan 2019ны кабул итүе белән горурлана, дип билгеләп үтте һәм ярышларны киләчәк чемпионаты дип атап, конкурсантларга уңышлар теләде.
Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.
«Россия беренче тапкыр дөньякүләм дәрәҗәдәге һөнәри осталык буенча ярышларны кабул итә, һәм без моның белән горурланабыз, – диде катнашучыларны һәм экспертларны сәламләп Д.Медведев. Ул искәрткәнчә, ярышлар 56 компетенция буенча узачак. «WorldSkills хәрәкәтендә катнашу һәркемгә үзен төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеге бирә – төзелеш яки дизайн, сәнәгать яки транспорт, мәгълүмати технологияләр яки хезмәт күрсәтү өлкәсе булсынмы ул, - дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте Рәисе. - WorldSkills яшьләр арасындагы конкурска гына кайтып калмады, асылда бу – киләчәк чемпионаты. Монда төрле илләрдән, төрле мәдәниятләрдән булган кешеләр бергә эшли, көндәшлек итә һәм, әлбәттә, аралаша ала. Бу киләчәк, анда иҗат һәм ачышлар, дуслык һәм яңа җиңүләр өчен урын бар. Монда XXI гасыр кешесе өчен төп күнекмә – уку гадәтен алырга мөмкин, күңелеңә ошаган һөнәр табу һәм анда чын оста булу өчен кирәк бу». WorldSkills тормышка үз юлын табарга, үз потенциалын ачарга ярдәм итә, дип саный Д.Медведев. Аның сүзләренә караганда, безнең илдә уңышның сәбәбе нәкъ менә шул.
Россия Премьер-министры WorldSkills илгә заманча белем бирү булдыру өчен энергия, һөнәрләр белән кызыксыну, шулай ук чын профессионал булу өчен теорияне практикада куллана белүне алып килүен ассызыклады.
Дмитрий Медведев катнашучыларга чемпионатта уңышлы чыгыш ясауларын теләде. «Дулкынлануыгызны җиңә алуыгызны телим, бу теләсә кайсы чемпионатта иң катлаулысы бит. Бары үз-үзегезгә ышаныгыз – һәм сезнең барысы да килеп чыгачак!» - диде ул.
Ярышлар иртәгә башланачак һәм «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. «Без бу биш көннән бик күпне көтәбез», - дип билгеләп үтте, үз чиратында, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, ачылу тантанасында катнашучыларны сәламләп. Ул искәрткәнчә, беренче ярышлар Мадридта 70 ел элек уздырылган иде, хәзер ярышлар беренче тапкыр Россиядә үткәрелә. «Без бүген төгәл һәм ачык әйтәбез: күнекмәләр һәм осталык кешеләр тормышын, җәмгыятьне, икътисадны үзгәртә ала, бөтен дөньяга иминлек һәм тотрыклылык китерә ала», - диде Саймон Бартли. Ул ярышларны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә – Россия Президенты Владимир Путинга, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевка, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голиковага, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан Мэры Илсур Метшинга, WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитетының барлык әгъзаларына рәхмәт белдерде.
«Үзеңне яхшы яктан күрсәтергә һәм шул ук вакытта дөрес һәм гадел ярышырга кирәк, - диде Саймон Бартли, конкурсантларга мөрәҗәгать итеп. – Сез Казаннан башыгызны югары күтәреп, һәрберегезнең дә инде чемпион булуы өчен йөрәгегездә горурлык хисе кичереп, әйләнеп кайтачаксыз. Әлеге вакыйганың һәр секундын кичерегез!»
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27-нче августта уза. Анда дөньяның 63 иленнән 1300-дән артык конкурсант катнаша.