В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкара космик станциядә фиджитал-ярышларга багышланган матбугат конференциясе узды
Фото: «Киләчәк уеннары»
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). «Киләчәк уеннары» спорт өлкәсендә яңалык һәм яшь буын соравына җавап булачак. Мондый фикерне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко халыкара космик станциядә «Киләчәк уеннары» трофее белән капсуланы очыртып җибәрү алдыннан матбугат конференциясендә белдерде.
«Киләчәк уеннары» – Президентыбыз Владимир Владимирович Путин инициативасы белән башкарыла торган тагын бер проект. Бу фән һәм технологиянең төп иҗтимагый, социаль өлкәләрне ничек үзгәртә алуының ачык мисалы. «Киләчәк уеннары» – кешелек тарихында беренче тапкыр булачак халыкара спорт бәйрәме генә түгел. Кайчандыр нәкъ менә Россия беренче тапкыр кешене космоска җибәргән кебек, хәзер дә беренче тапкыр мультиспорт турниры оештырылачак, ул үзендә цифрлы спортны да, чын спортны да, фәнне дә, мәгарифне дә һәм башка күп нәрсәне берләштерәчәк», - диде Чернышенко.
Ул дөньяның 100 иленнән 2,5 меңнән артык катнашучы «дөнья спортының яңа тарихын ачу өчен» Казанга җыелачак, дип өстәде.
«Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак. Алар яңа дисциплиналар буенча заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып үткәреләчәк.