Ул Универсиада авылы территориясендә урнашкан
Фото: Денис Гордийко
«Фиджитал-хәрәкәт бөтен җирдә дә эшли, дөньяның 63 илендә хәрәкәт вәкиллекләре ачылган. Идел буе дәүләт университетында фиджитал-үзәк оештырылуы бик символик, анда кешеләр барлык юнәлешләрдә дә шөгыльләнә алачак. Мондый үзәкләр шундый мөмкинлек бирә», – диде ачылыш тантанасында Дмитрий Чернышенко.
РФ Спорт министрлыгы башлыгы Казанда мондый үзәкнең ачылуын киләчәккә кертем дип атады.
«Студентларның спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Бәлки, башка югары уку йортларына да монда шөгыльләнергә кирәктер, дидек. Әлбәттә, спорт министрлыгы фиджиталны ведомство карамагындагы уку йортларында үстерәчәк», – дип өстәде министр.
Иртәгә, 21 нче февральдә, Казанда «Киләчәк уеннары» ачылу тантанасы була. Турнирда дөньяның 107 иленнән 2 меңгә якын кеше катнашачак.