Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 14:25

Отары бистәсе халкы өчен Зур Казан боҗрасына илтә торган күпер төзеделәр

29 метрлы корылма Монастырь ермагы аша үтә

Отары бистәсендә Монастырь ермагы аша, Техника һәм Аркылы Отар урамнарын тоташтырачак, шулай ук халык өчен Зур Казан боҗрасына өстәмә чыгу юлы булачак күпер төзелеше төгәлләнеп килә. Күпернең озынлыгы – 29 м, ә киңлеге – тугыз метрлы юл өлешен һәм ике яктан да 2 метрлы тротуарларны да кертеп – 14 метрдан артык. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.

«Күперләрне ремонтлау яхшы темплар белән бара – ремонтлап кына калмыйбыз, яңаларын да төзибез. Отарыда Монастырь ермагы аша күпер барлыкка килде. Бистәдә, Идел Буе районының сәнәгать зонасында яшәүчеләр өчен бу – шәһәрнең Генераль планында 1969 елдан бирле булган бик мөһим юнәлеш. Һәм, ниһаять, без моны тормышка ашыра алдык», – дип билгеләде мэр Илсур Метшин.

Константиновка һәм Кадыш бистәләрендә Вертелевка һәм Солонка елгалары аша күперләрне реконструкцияләү төгәлләнә. Монда терәк конструкцияләр алыштырылды, тротуарлар ясалды, яктырткычлар һәм куркынычсыз хәрәкәт элементлары урнаштырылды. Хәзер күперләрнең әзерлеге 95% дип бәяләнә, барлык эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

«Быел Миллениум күперен капиталь ремонтлауның икенче этабын тәмамлау аерым масштаблы проект булды. Эшләнгән проектлар нигезендә гидроизоляция һәм терәкләр, металл конструкцияләр ремонтланды, архитектур яктырту оештырылды», – дип сөйләде Игорь Куляжев.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшгәмбе, 18.11.2024
Видеорепортаж
18.11.2024 12:49
2024 елда Казанда юл-төзелеш эшләренә 3 меңнән артык кеше җәлеп ителгән
Барлык яңалыклар

Отары бистәсе халкы өчен Зур Казан боҗрасына илтә торган күпер төзеделәр

<p> Отары бистәсендә Монастырь ермагы аша, Техника һәм Аркылы Отар урамнарын тоташтырачак, шулай ук халык өчен Зур Казан боҗрасына өстәмә чыгу юлы булачак күпер төзелеше төгәлләнеп килә. Күпернең озынлыгы – 29 м, ә киңлеге – тугыз метрлы юл өлешен һәм ике яктан да 2 метрлы тротуарларны да кертеп – 14 метрдан артык. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде. </p> <p> «Күперләрне ремонтлау яхшы темплар белән бара – ремонтлап кына калмыйбыз, яңаларын да төзибез. Отарыда Монастырь ермагы аша күпер барлыкка килде. Бистәдә, Идел Буе районының сәнәгать зонасында яшәүчеләр өчен бу – шәһәрнең Генераль планында 1969 елдан бирле булган бик мөһим юнәлеш. Һәм, ниһаять, без моны тормышка ашыра алдык», – дип билгеләде мэр Илсур Метшин. </p> <p> Константиновка һәм Кадыш бистәләрендә Вертелевка һәм Солонка елгалары аша күперләрне реконструкцияләү төгәлләнә. Монда терәк конструкцияләр алыштырылды, тротуарлар ясалды, яктырткычлар һәм куркынычсыз хәрәкәт элементлары урнаштырылды. Хәзер күперләрнең әзерлеге 95% дип бәяләнә, барлык эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. </p> <p> «Быел Миллениум күперен капиталь ремонтлауның икенче этабын тәмамлау аерым масштаблы проект булды. Эшләнгән проектлар нигезендә гидроизоляция һәм терәкләр, металл конструкцияләр ремонтланды, архитектур яктырту оештырылды», – дип сөйләде Игорь Куляжев. </p>