В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны бәйрәм кәефе һәм истәлекле сувенирлар көтә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
55 килограммнан артык авырлыктагы һәм донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк һәр казанлы, кан биреп, кемнеңдер гомерен коткара ала.
Донорларны бәйрәм кәефе һәм сувенирлар көтә.
Акция Җиңү проспекты, 85 адресы буенча урнашкан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр узачак, ә 9:00 дән 10:00 гә кадәр катнашучыларга бәйрәм концерты күрсәтеләчәк.
Акция DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә алынган ТР рәисе гранты ярдәме белән «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы һәм «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» иреклеләр үзәге тарафыннан оештырыла. Чара Илкүләм донор көненә багышлана.