Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2025, 16:23

МХО катнашучылары өчен Казан читендә тернәкләндерү үзәге булдырырга тәкъдим ителде

Ул физик җәрәхәтләре, хроник авырулары булган һәм травмалардан соң стресс хәлендә булган сугышчыларга махсус тәрбия өчен кирәк

Бүген шәһәр Думасының XXXVI сессиясендә Казан МХО Координация советы рәисе, «Десантчылар союзы» төбәкара иҗтимагый оешмасының ТР буенча бүлеге рәисе һәм аны гамәлгә куячыларның берсе Юрий Суворов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен шәһәр яны тернәкләндерү үзәге булдырырга тәкъдим итте. Сугышчылар анда сәламәтлекләрен ныгытыр һәм психологик ярдәм алыр иде. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.

«Мондый эшне башкару – мондый үзәкләр булдыру яки булганнарын эшкә җигү – безнең җитди бурыч. Без бу теманы, һичшиксез, игътибар белән карарбыз. Тулаем республика буенча без моны эшләргә тиеш. Безнең үзәкләр бу юнәлештә эшли башлады инде, ләкин бу гына җитми. Эш күләме зур булачак, һәм без әзер булырга тиеш», – диде рәис Рөстәм Миңнеханов.

Юрий Суворов үзәкне шәһәр читендәге әлегә капиталь ремонт ясалмаган, эшләми торган балалар лагерьларының берсендә оештырырга тәкъдим итте. Җәй көне реконструкциядән соң үзәк балалар ялы өчен урын буларак эшли алыр иде, ә башка вакытта сугышчылар анда тернәкләндерү курслары уза, төркемле дәресләрдә катнаша алачак.

«Медицина һәм психологик аспектларны берләштерәчәк комплекслы тернәкләндерү үзәген булдыру сугышчыларыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм аларның тулы канлы тормышка уңышлы кайтуына мөһим адым булачак», – дип билгеләде Юрий Суворов.

Юрий Суворов шулай ук гыйнварда Казанда МХО сугышчыларына ярдәм күрсәтү буенча Координация советы төзелүен искә төшерде. Ул намуслы җитештерүчеләр реестрын төзү, транспорт һәм биналарны МХО ихтыяҗлары өчен эшләнмәләр әзерләү мәсьәләләрендә координацияләү, һәм башка эшләр белән шөгыльләнә.

Гыйнварда ТР башкаласы мэры Илсур Метшин махсус операция сугышчыларына ярдәм илтү өчен гуманитар оешмаларга «Газель» тапшырды. Бу хакта волонтерлар беренче «Казань за СВОих» гуманитар форумында сорадылар. Яңа транспорт хәрби хәрәкәтләр линиясенә ярдәмне тизрәк илтергә һәм рейслар санын арттырырга мөмкинлек бирде. Бер сәфәрдә йөк автомобиле 4 тоннага якын йөк ташый ала.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе
Видеорепортаж
20.02.2025 17:52
Илсур Метшин дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә еллык хисап белән чыгыш ясады
Барлык яңалыклар