ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде. Шалтырату үзәге операторлары барлык кирәкле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәләр һәм кирәкле белгечләргә юллыйлар.
Кайнар линиягә +7(843) 564-11-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
МХО ветераннары (катнашучылары) «Работа России» порталының яңа
бүлегендә махсус ярдәм чаралары турында белергә һәм мәшгульлек хезмәте хезмәтләренең тулы комплексы белән танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Химиклар мәдәният йортында 21 февральдә махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бушлай махсус вакансияләр ярминкәсе
оештырыла . Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре гражданнарга хезмәт һәм эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү, өстәмә һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.