Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2019, 12:22

Казан шәһәре Думасы депутатларын өстәмә сайлауда катнашу өчен биш кандидат теркәлгән

28-нче августтан казанлылар Казан шәһәре Думасы депутатларын өстәмә сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирә алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Ксения Швецова). 8-нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар белән бер үк вакытта Казанда Кулагин бер мандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. Бүгенге көндә аларда катнашу өчен биш кандидат теркәлгән, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев.

15-нче июньдә өстәмә сайлаулар игълан итү турындагы карар рәсми басылып чыкканнан соң, шәһәрлеләрдә депутатлыкка кандидатлар сыйфатында тәкъдим итү хокукы барлыкка килде. Сайлауларда катнашу өчен 14-нче июльгә кадәр гариза бирергә мөмкин иде, дип искәртте Ф.Гәрәев. Күрсәтелгән вакыт эчендә сайлау комиссиясенә тәкъдим ителү турында 6 кандидат хәбәрнамәләр тапшырды: 4 үз-үзен тәкъдим итүче һәм тагын 2 кандидатны сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре тәкъдим итте.

6-нчы августта Казанның Идел буе районы территориаль сайлау комиссиясе кандидатларны теркәүне тәмамлады, аңа округ сайлау комиссиясе вәкаләте йөкләнде. Кандидатлар барысы да кирәкле документларны һәм имза кәгазьләрен тапшырдылар. 7-нче августка Кулагин бер мандатлы сайлау округы буенча 5 кандидат теркәлгән: 3 үз-үзен тәкъдим итүче һәм «Гадел Россия» һәм ЛДПР сәяси партияләренең төбәк бүлекләре тарафыннан тәкъдим ителгән 2 кандидат.

«Кирәкле документлар булмау һәм кандидатны яклап җыелган имзаларның җитәрлек булмавы аркасында, бер кандидатка теркәлүдән баш тарттылар, - дип аңлатты Ф.Гәрәев. - Сайлау комиссияләре тәкъдим итү һәм теркәү стадиясендә кандидатларга кирәкле барлык ярдәмне күрсәтте. Сайлау процессында катнашучылардан шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр булмады».

10-нчы августтан 7-нче сентябрь төн уртасына кадәр телерадиотапшырулар каналларында һәм вакытлы матбугатта сайлау алды агитациясе үткәреләчәк.

Нигезле сәбәпләр булган очракта, шәһәр халкы территориаль сайлау комиссиясендә вакытыннан алда тавыш бирә алачак. Мондый хокук 28-нче августтан 3-нче сентябрьгә кадәр биреләчәк. Ә 4-7-нче сентябрь көннәрендә яшәү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин булачак.

Тавыш бирү вакыты һәм тәртибе турында мәгълүмат мәгълүмати плакатларда һәм сайлаучыларга юлланган чакыруларда бар. Казан шәһәр Думасына сайлаулар турында барлык өстәмә мәгълүмат сайлау комиссиясе сайтында һәм округ сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган.

Ф.Гәрәев шулай ук ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек барышы турында да хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ТР буенча кандидатлар исемлегендә барлыгы 11 төбәк сәяси партиясе теркәлгән, 236 кандидат бер мандатлы сайлау округлары буенча теркәлгән. Казан буенча 16 бер мандатлы сайлау округы буенча 79 кандидат теркәлгән, аларның 17-се үз-үзен тәкъдим итүче.

«Сайлау кампаниясе актив фазага туры килә, без кандидатларны күрәбез, аларның эшен бәяли алабыз. Безнең өчен иң мөһиме - законнарны үтәү һәм сайлаучылар гамәлдәге закон кысаларында үз депутатларын сайлый алсын өчен барысын да оештыру, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - 8-нче сентябрьдә якындагы биш елда Татарстанның киләчәген билгеләячәк кандидатлар өчен тавыш бирү бик мөһим».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.08.2019
Видеорепортаж
12.08.2019 12:38
Казан шәһәре Думасына депутатларны өстәмә сайлауда катнашу өчен 5 кандидат теркәлгән
Барлык яңалыклар