Казанлыларны якыннарының каберләрендә Ата-аналар көненә кадәр тәртип урнаштырырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда шәһәр зиратларын җыештыру эшләре башланды. Якыннарын искә алу һәм каберлекләрдә тәртип урнаштыру өчен йөзләгән мең шәһәр кешесе зиратларга йөри. Эшләр башкару өчен шәһәрдә җыештыру техникасы әзерләнгән һәм чүп-чар өчен 40 мең капчык сатып алынган, алар шәһәрнең төп 10 зиратына килүчеләргә таратылачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин хәбәр итте.
Яз көне, кар эрегәннән соң, зиратка шәһәрлеләр күп йөри, шуның нәтиҗәсендә язгы ике ай дәвамында чүп-чарның 40%-ы җыела һәм чыгарыла. Әйтик, ай дәвамында уртача алганда шәһәр зиратларыннан 2 мең кубометр чамасы каты көнкүреш калдыклары чыгарылган булса, 2017 елның маенда бу күрсәткеч 4956 куб тәшкил иткән, ә 2018 елның маенда 6600 кубтан артып киткән, дип билгеләп үтте М.Ишкин. Ул шәһәрлеләрне якыннарының каберләрендә Ата-аналар көненә кадәр тәртип урнаштырырга чакырды, быел әлеге көн 7-нче майга туры килә.
Җыелган чүпләрне махсус контейнерларга салырга киңәш ителә, шул очракта аны каты көнкүреш калдыклары полигоннарына оператив чыгарып җибәреп булачак.
Шәһәрлеләрне ачык һавада яки контейнерларда чүпләрне яндырмаска өндиләр. Шул рәвешле, М.Ишкин сүзләренә караганда, кичә шәһәр зиратларының берсендә бер шәһәрле гаебе белән 2 чүп контейнеры яна башлаган. Янгын хезмәтенең оператив эше аркасында ут тиз арада сүндерелә, ә янгын сәбәпчесен полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә 25-нче апрельдән 10-нчы майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу вакыт аралыгында коры үләнне һәм чүп-чарны яндырырга, учакта ризык әзерләргә ярамый.
Җиңү көнендә шәһәр зиратларында ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре катнашында тантаналы чаралар узачак, шуңа күрә 9-нчы майга кыштан соң хәрби күмелгән урыннарны тәртипкә китерергә кирәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.