В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкына 9 нчы мартта консультация биреләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). Татарстанлыларга социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. «Хатын-кызлар игътибары» кайнар линиясе 9 нчы мартта 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Консультация сорап +7(843)236-00-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук сорауларны WhatsApp мессенджеры аша +7(939)345-37-50 номеры буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кайнар линия Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә уздырыла.