В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларга ике якка да трансфер оештыралар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь). Казанның «Аккош күле» урман паркында 16 нчы июньдә саңгырау һәм начар ишетүче казанлылар өчен хайкинг уздырылачак. Катнашучыларны сурдотәрҗемәче озата йөриячәк.
Хайкинг маршруты Кече һәм Олы Аккош күлләре буйлап узачак. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен урман паркына һәм кирегә трансфер оештыралар.
Катнашучыларны 10:30 сәгатьтә Мулланур Вахитов урамындагы 1 нче йорт адресы буенча («Кәҗә бистәсе» метро станциясе) көтәчәкләр. Экскурсия 13:30 да төркем җыелган урында тәмамланачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә яки комментарий калдырырга кирәк – оештыручылар теркәү өчен элемтәгә керәчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне Казан халкы һәм кунаклары өчен фильмнар күрсәтү, концертлар, лекцияләр, тренировкалар һәм башка чаралар узачак. Алар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча материалдан белергә мөмкин.