Сорауларны бүген 13:00 дән 18:00 гә кадәр бирергә мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель). Бүген мобилизацияләнгән казанлыларның һәм хәрбиләрнең гаиләләре өчен кайнар линия эшләячәк. Консультация сорап 13:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Казанлылар кызыксындырган сорауларын +7(843)558-74-18, +7(919)622-59-56 телефоннары аша бирә алачак.
Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен кабул итү 5 нче апрельдә 16:00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында Батурин урамы, 7 адресы буенча узачак.
Кайнар линия ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе тарафыннан «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы белән берлектә үткәрелә.