В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5-нче майда казанлылар агач утырту акциясенә чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). 5-нче майда Казан шәһәр яны урман хуҗалыгының өч участогында “Урман утырту көне” акциясе узачак. Казанлылар Татарстанның яшел каркасын арттыру чарасына чакырыла.
Әлеге экологик акция ел саен уза. Бу юлы агачлар Биектау районының Щербаково поселогында, Лаеш районының Вороновка поселогында һәм “Зәңгәр күл” тыюлыгы янында утыртылачак.
“Әлеге акциянең максаты республиканың урман ресурсларын арттыру гына түгел, ә шәһәр халкында урманга карата кайгыртучанлык тәрбияләү”, - диде оештыручылар. – Акциядә катнашучыларга барлык кирәкле инвентарь биреләчәк”.
Волонтерлар җыелу өчен урыннар билгеләнде. Алар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бастырып чыгарган карталарда билгеләнгән.