Җыелган акчалар Анжела Вавилова фондына күчереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). 5 июньдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Игорь Крутойның Популяр музыка академиясенең хисап концерты узачак, анда Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Җыелган акчалар авыру балаларга ярдәм итә торган Анжела Вавилова фондына күчереләчәк.
Концертта Эльмира Кәлимуллина, “Мураками”, “Большой Куш”, “Прогульщики” төркемнәре, Андрей Руденко, Мария Семенова, Карина Җиһаншина, Альбина Казыйханова, Матвей Козин кебек башкаручылар чыгыш ясаячак.
18.00 сәгатьтә башлана торган хәйрия концертына билетларны “Пирамида” МКК кассаларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.