В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 24 нче ноябрьдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). 24 нче ноябрьдә Казанның Киров районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Эшкә урнашуда ярдәмне инвалид шәһәрлеләр ала алачак.
Ярминкә Исаев ур., 1 адресы буенча урнашкан «БИНК» Казан шәһәр социаль-эшлекле клубы бинасында 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)554-77-64 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.
Шулай ук вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе 7 нче декабрьдә Казанның Авиатөзелеш районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында узачак. Шәһәрлеләргә район предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында сөйләячәкләр һәм эшкә урнашуда ярдәм итәчәкләр.