В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны бәйрәм атмосферасы һәм истәлекле сувенирлар көтә.
Фото: Денис Гордийко
Донациягә каршы күрсәткечләре булмаган 55 килограммнан артык авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк казанлылар кан доноры була һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук шәһәрлеләр сөяк миенең донорлар реестрына керә алачак.
Акция 8:00 дән 12:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү проспекты, 85. Ул «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» ирекле үзәге тарафыннан DonorSearch.org кан донорлары җәмгыяте, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры ярдәме белән үткәрелә.