В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәяүле экскурсия татар шагыйре яшәгән урыннар аша узачак.
Фото: Денис Гордийко
Җәяүле экскурсия «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге урнашкан элекке Клячкин хастаханәсеннән башлана. Экскурсантларга клиника тарихы һәм шагыйрьнең авыруы турында бәян ителәчәк, Тукай соңгы көннәрен үткәргән палата күрсәтеләчәк. Экскурсия Тукай иҗатын яратучылар һәм республика тарихы белән кызыксынучылар өчен кызык булыр дип көтелә. Экскурсия вакытында Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары – РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Илнур Закиров, артистлар Зөфәр Нуретдинов, Артур Шәйдуллин башкаруында Тукай турында замандашларының истәлекләре укылачак, шагыйрьнең соңгы көннәре, хастаханәдә ятканда язган шигырьләре яңгыраячак. Халык артисты Фоат Әбүбәкеров скрипкада уйнаячак.
«Тукайның мәңгелеккә юлы» җәяүле экскурсиясе шагыйрьне соңгы юлга озату процессын кабатлый. Клячкин хастаханәсеннән кузгалганнан соң, шагыйрьнең соңгы торган җире «Амур» кунакханәсен узып, Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете) янында тукталыш була. Аннан экскурсия Юнысовлар мәйданына таба юл ала. Биредә 6 мең диярлек кеше шагыйребезне соңгы юлга озаткан, соңгы җеназа намазы укылган. Экскурсиядән соң 11:00 сәгатьтә Яңа татар зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәк салу оештырыла.
Тукайны искә алу көне Габдулла Тукай әдәби музеенда дәвам итәчәк. Тамашачылар өчен шагыйрьнең мемориаль ядкярләре турында «Тукай рухы ядкярләрдә» исемле экскурсия тәкъдим ителә. 15:00 сәгатьтә Дмитрий Железнов җитәкчелегендә малайлар һәм егетләр капелласы башкаруында «Газиз Татарстан» концерты була.
15 нче апрельдә Г.Тукай әдәби музеена керү ирекле булачак. +7(927)440-64-62 телефоны буенча экскурсияне үткәрү вакытын ачыкларга һәм аңа язылырга мөмкин, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.