В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр тестны аноним рәвештә 10 нчы һәм 11 нче ноябрьдә тапшыра алачак.
Фото: vk.com/testtowin
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь). 10 нчы һәм 11 нче ноябрьдә Казанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест уза алачак. Теләүчеләр өчен сәламәтлек турында экспресс-скрининг, социаль хезмәткәр һәм психолог консультациясе оештырылачак.
10 нчы ноябрьдә тест-мобильләр Горький паркында, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында һәм Бауман урамында («Сәгать» һәйкәле янында) эшләячәк. Тестны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин булачак.
11 нче ноябрьдә Бауман урамында, «Сәгать» һәйкәле янында, 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ВИЧ-инфекциягә тест узарга мөмкин булачак. Шул ук көнне 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «тест-мобиль» Адоратский ур., 65а адресы буенча урнашкан күпләп сату базарында эшләячәк, дип хәбәр итә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты матбугат хезмәте.
Проект СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла. Августтан сентябрьгә кадәр илнең өч төбәгендә тест-мобильләр 39 тапкыр чыктылар.