Чара Мәскәү районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). 14 нче октябрьдә Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бушлай вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Пенсия алды яшендәге шәһәрлеләр эшкә урнашуда ярдәм ала ала.
Ярминкә Гагарин ур., 46 адресы буенча 10:00-12:00 сәгатьтә була. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-38-32 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәте.
Шулай ук вакантлы эш урыннары ярминкәсе 20 нче октябрьдә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Вахитов районы буенча филиалында узачак. Чарада шәһәрлеләр буш эш урыннары (шул исәптән өлкәннәр өчен дә) турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, хезмәт законнары һәм дәүләт гарантияләре мәсьәләләре буенча консультация ала алачаклар.