В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрне 26 нчы апрельдә кабул итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Хокукый ярдәм көне 26 нчы апрельдә 15:00 сәгатьтә узачак. Халыкны Айрат Хәйруллин урамы, 5 адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәгендә кабул итәчәкләр. Алдан +7(843)279-25-99, +7(843)279-25-02 телефоннарына язылырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Консультация Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге ярдәме белән оештырыла.