Теркәлү урында чират тәртибендә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Казан паркларында «тормыш сөючеләр» өчен шахмат турнирлары узачак. Уенга чират тәртибендә урында теркәлергә мөмкин булачак.
Беренче турнир 2 нче сентябрьдә Горький исемендәге паркның шахмат беседкасында, 9 нчы сентябрьдә «Крылья Советов» паркының шахмат мәйданчыгында узачак. «Тормыш сөючеләр» 16 нчы сентябрьдә дә үз көчләрен сынап карый алачак, бу көнне турнирны «Черек күл» паркы амфитеатрында үткәрәчәкләр. Ярышлар сериясен Казансу ярындагы очрашу тәмамлый. Шәһәр халкын «УРАМ» экстрим-паркы янындагы павильонда көтәчәкләр.
Турнир 12:00 дә башлана. Ярышларда 20 кеше катнаша алачак.
Турнир Швейцария системасы буенча узачак, ә санау «Бухгольца» коэффициентын кулланып башкарылачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә ТР башкаласының «тормыш сөючеләре» өчен финанс белеме буенча дәресләр үткәрәчәкләр. Киләсе очрашу 2 нче сентябрьгә планлаштырылган.
«Яшәү яме» проекты шәһәр Мэриясе тарафыннан җиде ел тормышка ашырыла. Ел саен кызыксыну буенча бушлай дәресләргә 100 мең пенсионер килә. Шәһәр Мэры Илсур Метшин карары буенча яңа сезонда өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен дәресләр 91 локациядә узачак, октябрь башында «Озын гомер уеннары» узачак, ә «Ышаныч» үзәге психологлары пенсионерларга консультацияләр бирә башлаячак.