В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык катнашучыларга мактау грамоталары, истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшырачаклар
Бу шимбәдә, 1 мартта, Казанның «Мотор» спорт комплексында «Добролыжи» чаңгы ярышлары оештырыла. Турнирда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашачак.
Балаларга чара волонтерлары эмоциональ ярдәм күрсәтәчәк. Алар шулай ук балаларны теркәячәкләр, инвентарь белән тәэмин итәчәкләр һәм кирәкле мәгълүматны сөйләячәкләр. Хәзер иреклеләр җыю бара – гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.
Балаларга мактау грамоталары, истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшырылачак. Катнашучыларны теркәү өчен сылтама буенча мессенджерларның берсендә төркемгә кушылырга кирәк.
Ярышлар 10:00 дән 11:30 га кадәр узачак. Теләүчеләрне Ленинград ур., 26 адресы буенча көтәчәкләр, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» АКбО.
«Добролыжи» шәһәр администрациясе ярдәме белән уза.