В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итә торган төбәк операторы 1500 ылыслы агачны эшкәрткән.
Фото: «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Горки-Әмәт урманы өчен «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе 6150 кг йомычка әзерләгән. Төбәк операторы 1500 чыршыны эшкәрткән, аларны кабул итү пунктларына казанлылар яңа ел бәйрәмнәреннән соң тапшырган.
Экологик акция 9-31 нче гыйнварда үткәрелде. Агачлар җыю өчен ике пункт оештырылды. Казан сәүдә үзәкләренең берсенә халык 850 ылыслы агач, Кремль территориясендәге җыю пунктына тагын 650 не тапшырган. Чыршы, нарат, ак чыршы һәм ботаклар җыелган.
Акция тәмамланганнан соң чыршы агачларын калдыкларны эшкәртү комплексына күчерделәр, анда махсус ваклагыч ярдәмендә йомычка әзерләделәр. Ул тиз таркала һәм туфракны бик яхшы ашлый, шуңа күрә йомычканы Горки-Әмәт урманында кулланачаклар, дип хәбәр итә «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.