85 нче номерлы бина янында юл өлеше ябылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь). Казанда Г.Тукай урамы вакытлыча транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Бу суүткәргеч челтәрләрен урнаштыру эшләре белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
4 нче июньнең 23:00 сәгатеннән 6 нчы июньнең 5:00 сәгатенә кадәрТукай урамындагы 85 нче номерлы йорт янында юл өлеше тулысынча ябылачак.