В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлны капиталь ремонтлау эшләре планлаштырылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Казанда транспорт хәрәкәте өчен Оренбург трактын вакытлыча ябачаклар. Бу юлларга капиталь ремонт ясау белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты.
14-нче июнь 21:00 сәгатьтән 15-нче июнь 6:00 сәгатькә кадәр Оренбург трактыннан Парин урамына кадәр (боҗра) участогында Оренбург тракты хәрәкәт өчен тулысынча ябык булачак. Автомобильчеләр өчен түбәндәге юл каралган: Оренбург юлы – Танк боҗрасы – 2 нче Тура урамы – Камай урамы – Мәүлүтев урамы – Җиңү проспекты.
15-нче июнь 21:00 сәгатьтән 16-нчы июнь 6:00 сәгатькә кадәр Парин урамыннан Оренбург юлына кадәр («Көньяк» автовокзалы) участок тулысынча ябылачак. Әйләнеп узуның түбәндәге варианты каралган: Парин урамы (боҗра) – Парин урамы – Мәүлүтев урамы – Җиңү проспекты – Оренбург юлы – Оренбург тракты.