Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләренә капиталь ремонт ясау белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). 30-нчы июньнән Казанда транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен 2 нче Юго-Западная урамында юл өлешчә ябылачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
Хәрәкәт өчен 2-нче августка кадәр 28-нче номерлы йорт янындагы участок ябылачак. Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләренә капиталь ремонт ясау белән бәйле.