В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләгән һәркем катнаша ала, үзең белән шлем алырга кирәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшь казанлылар өчен 15 нче сентябрьдә «Бәхет белән ярыш» велосипед заезды оештырыла. Катнашучыларга Горки-Әмәт урманында 380 м дистанцияне узарга туры киләчәк.
Спорт бәйрәменә теркәлү буенча теләге булган һәркем кушыла ала. Велозаездга шлем алып килергә кирәк, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан»да.
Катнашучыларны 9:30 да көтәчәкләр. Велосипедчылар заезды 10:00 сәгатькә планлаштырылган, ә 30 минуттан соң балалар башка техник чараларда старт алачак.
Чара шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе, «Альпари» хәйрия фонды, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан оештырыла.