2017 елдан депутатлар тарафыннан бирелә торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү ТР Президентына күчте.
Фото: Денис Гордийко
Кыям Беляев искәртеп узганча, 2015 елдан барлык дәрәҗәдәге депутатларга үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү бурычы йөкләнгән. 2017 елдан башлап депутатлар тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү Муниципаль берәмлекләрнең кадрлар хезмәтеннән ТР Президентына күчте.
Федераль коррупциягә каршы законнарга үзгәрешләр 2019 елда да кертелде. «Элек депутатның дөрес һәм тулы булмаган белешмәләр биргәне өчен җаваплылыгы закон белән регламентланмаган иде. Хәзер исә депутатка карата тиешле чаралар күрелергә мөмкин», – дип сөйләде Кыям Беляев. Алар арасында – депутатны вәкиллекле органдагы вазыйфасыннан, вәкаләтләрне даими нигездә гамәлгә ашырудан азат итү, вәкаләтләр срогы тәмамланганчы даими нигездә вәкаләтләрне үтәүдән тыю, шулай ук депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату.
«Депутат тарафыннан дөрес тутырылмаган һәр белешмә турында Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча республика идарәсе яисә прокуратура шәхсән Татарстан Президентына хәбәр итә», – дип ассызыклады Кыям Беляев.
Югары вазыйфаи зат Казан шәһәр Думасына депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату яки йогынтының соңгы чарасын куллану турында гариза җибәрергә хокуклы.
Кыям Беляев билгеләп үткәнчә, узган чакырылыш депутатларына коррупциягә каршы закон таләпләре системалы рәвештә җиткерелгән, әмма шуңа да карамастан, кайбер депутатлар дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат тәкъдим иткән.
Кыям Беляев декларацияне тутырганда характерлы хокук бозулар арасында «керемнәр» бүлеген дөрес тутырмау дип атады. Аерым алганда, депутатлар хисап чорында гомуми керемне түгел, ә эшмәкәрлек эшчәнлегеннән чыккан чиста табышны гына күрсәтә. «Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, салым һәм керемнәр түләү депутатларны белешмәләрдә керемнәрне чагылдыру вазыйфасыннан азат итми, – дип ассызыклады Кыям Беляев һәм әлеге бүлекне тутырганда бу мәгълүматны салым хезмәте белән чагыштырырга киңәш ителә, дип өстәде. Иң гади ысул – моны салым түләүченең шәхси кабинеты аша эшләү.
Депутатлар шулай ук белешмәнең чыгым өлешен тутырганда да ялгыша. Закон нигезендә, затның һәм аның гаиләсенең өч ел эчендәге керемнәр суммасыннан артып киткән килешүләре белешмәдә һичшиксез чагылдырылырга тиеш. Закон чыгаручы мондый алыш-бирешләргә җир участоклары, башка күчемсез милек объектлары, транспорт чаралары, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр сатып алуны кертә.
Шулай ук декларациядә еш кына фатир, бина, җир участоклары мәйданы дөрес күрсәтелми һәм транспорт чарасы барлыгы турында хәбәр ителми. «Мондый төрдәге җитешсезлекләрне бетерү өчен күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларны Росреестр мәгълүматлары, шулай ук транспорт чаралары буенча ЮХИДИ органнары белән чагыштырырга кирәк», – дип киңәш итте Кыям Беляев.
Моннан тыш, «Банкларда счетлар турында белешмәләр» бүлегендә кайбер депутатлар бары тик хезмәт хаклары счетларын, шулай ук операцияләрне башкару өчен банклар тарафыннан ачылган актив счетларны гына күрсәтә. Әмма белешмәләрдә шулай ук нульле калдыклы счетлар, овердрафтлы карталар, кибетләр тарафыннан өлешләп түләү алу нәтиҗәсендә кредит учреждениеләре ачкан счетлар да чагылыш табырга тиеш. Исәп озак вакыт кулланылмый икән, ул автомат рәвештә банк тарафыннан ябыла, дип раслый Кыям Беляев.
Күрсәтелгән мәгълүматларны банкларның үзләрендә генә түгел, салым хезмәтенең территориаль бүлекчәләрендә дә соратып алу максатка ярашлы.
Моннан тыш, кайбер депутатлар белешмәләрдә 500 мең сумга тигез яисә артыграк суммага финанс характерындагы йөкләмәләрне (кредитлар һәм заемнар) күрсәтергә оныта. «Мондый төрдәге йөкләмәләрне күрсәтергә кирәк, алар буенча депутатның яки аның гаилә әгъзаларының кредитор яки бурычлы булуы мөһим түгел», – дип билгеләде Кыям Беляев.
Ахырда ул депутатларны тагын бер кат белешмәләр тутыруга җитди һәм җаваплы карарга чакырды. «Үз керемнәреңә, йөкләмәләреңә һәм мөлкәтеңә җентекле анализ ясарга, теркәү органнарыннан кирәкле документларны соратып алырга тәкъдим итәм», – дип йомгаклады Кыям Беляев.