В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кошларны зооботаника бакчасының тарихи өлешенә урнаштырганнар
Фото Казанның зооботаника бакчасы матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә
Кошлар әле бик яшь, алар узган елның май аенда туган. Татарстан башкаласына аларны 2025 елның 1 ноябрендә Свердловск өлкәсеннән, «Холзан» ерткыч кошларны күзәтү һәм тернәкләндерү үзәгеннән алып килгәннәр.
Кошларны бер ай дәвамында махсус әзерләнгән вольерда карантинда тотканнар. Шул ук вакытта озын койрыклы һәм сакаллы ябалак бергә яши, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте.
Ерткычларга уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен һәр вольерга кунаклау җайланмасы – аякларына шуарга мөмкинлек бирми торган махсус өслекле агач эшләнмә урнаштырганнар. Алар табигый агач ботакларын хәтерләтә, ди бакча хезмәткәрләре.
Шулай ук вольерларга оялар да куйганнар. Яктылыкка сизгер ерткычлар анда кереп, кояш нурларыннан һәм чит карашлардан ышыклана икән.
Ерткычлар вак кимерүчеләр һәм чебиләр белән туклана.
Зооботаника бакчасының яңа хуҗаларын шәһәр халкы тарихи территория ачылганнан соң, апрель азагында яки май башында күрә ала.
Колаклы һәм озын койрыклы ябалак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Алдарак быел 20 мартка туры килә торган астрономик яз башы якынлашуы белән Казанның зооботаника бакчасында хайваннар һәм кошлар тормышының сизелерлек үзгәрүе хакында хәбәр ителгән иде. Учреждениедә көннең яктылыгы артуы һәм температураның җылынуы аркасында зооботаника бакчасында яшәүчеләрнең активрак тормыш белән яши башлауларын билгеләп үтәләр.