Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Май бәйрәмнәрендә паркларда, скверларда һәм Казан яр буйларында теләсә нинди зәвыкка бик күп кызыклы чаралар узачак. Шәһәр халкын спорт ярышлары, күргәзмәләр, тере музыка белән концертлар, бию кичәләре һәм башкалар көтә. «Тынычлык. Казан. Май» дип аталган программаны шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Парклар һәм скверлар дирекциясе әзерләде.
- 1-нче май
- 2-нче май
- 18:00 – Урицкий исемендәге паркта бию кичәсе. Казанлылар төрле еллар музыкасын тыңлый һәм ретро-бию мәйданчыгында күңел ача алачак.
- 3-нче май
- 12:00 – «Казан» гаилә үзәге буйлап экскурсия. Катнашучылар күргәзмәдә булачак, никахлашу залларын караячак һәм күзәтү мәйданчыгына күтәреләчәк. Экскурсия түләүле, сайтта теркәлү таләп ителә.
- 4-нче май
- 12:00 – «Черек күл» паркы буенча экскурсия. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе Арт-директоры Дарья Куракова иҗтимагый киңлекнең ничек яшәве, ничек үзгәртеп корылуы һәм яхшы якка үзгәрүе турында сөйләячәк. Сылтама буенча теркәлергә кирәк.
- 5-нче май
- 11:00 – экскурсовод Лилия Кәлимуллина белән «Лядской бакчасы һәм аның тирә-ягы» тарихи экскурсиясе. Сылтама буенча язылырга мөмкин.
- 15:00 – Кабан күле буенда китаплар белән алмашу. Камал театры каршындагы мәйданда төрле телләрдәге кызыклы әдәбият белән алмашу булачак.
- 16: 00 – «Калейдоскоп» паркында бәйрәм концерты. Җиңү көне алдыннан Сыртланова урамындагы паркта хәрби музыка, оркестр һәм ветераннарның котлаулары белән концерт булачак.
- 6-нчы май
- 14:00 – Лядской бакчасында скетч-очрашу. Казанлыларны фонтан тирәсендәге мәйданда рәсем ясарга чакыралар. Кәгазь белән карандашны шунда бирәчәкләр.
- 16: 00 – Горький исемендәге паркта «Буыннар хәтере» хәйрия фонды белән берлектә «Россия геройлары, аларны болай беркем дә күрмәгән» күргәзмәсе ачылышы.
- 17:00 – Фучик урамы бульварында «Безнең ишегалды ветераннары» концерты
- 7-нче май
- 12:00 – Горки-Әмәт урманындагы «Тәпиеңне бир». Кинологлар әгәр бала этләрдән курыкса, нишләргә һәм дүрт аяклы дусларны ничек тәрбияләргә икәнен сөйләячәк. «Вега» шәхси приюты белән берлектә яшел кырда зур булмаган фотосессия узачак.
- 17: 00 – «Крылья Советов» паркында «Коляскалар парады». Паркның үзәк аллеялары буйлап кастомизацияләнгән коляскалар йөреше. Чара кабырчык-сәхнәдә бәйрәм концерты белән тәмамланачак.
- 17:00 – Горки-Әмәт урманында «Таңнар» спектакле. «Оперение» Казан студиясе сәхнәдә Бөек Ватан сугышына багышланган яңа куелыш күрсәтәчәк.
- 8-нче май
- 9:00 – Дәрвишләр бистәсендә традицион бәйрәм эстафетасы. Район урамнары буйлап йөгерү май бәйрәмнәрендә 60 ел дәвамында уздырыла.
- 12:00 – «Черек күл» паркында иллюстраторлар ярминкәсе. Парк перголасы янында Казан иллюстраторлары, рәссамнар һәм дизайнерлар маркеты узачак.
- 15:00 – «Урам» экстрим-паркы буенча экскурсия. Россиянең иң зур экстрим-паркы буенча экскурсияне ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үткәрәчәк. Сылтама буенча теркәлергә кирәк.
- 16:00 – Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта «Җиңү Вальсы» бәйрәм концерты.
- 16:00 – «Аврора» оркестры Түбән Кабан күле яр буенда йөзүче сәхнәнең җәйге программасын Совет эстрадасы концерты белән ачачак.
- 19:00 – «Крылья Советов» паркында кинокүрсәтү. Паркның җәйге сәхнәсендә «Ретропәнҗешәмбе» традицион проекты кысаларында «Хроника пикирующего бомбардировщика» фильмын күрсәтәчәкләр.
- 9-нчы май
- 8:00-18:00 – Җиңү паркында бәйрәм программасы.
- 12:00 – «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсен ачу. Узган ел Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу экспозиция Татарстан башкаласының ни өчен Россиядә беренчеләрдән булуын сөйләр.
- 16:00 – Горький исемендәге паркта оркестр. Һәлак булган солдатка һәйкәл янында бу тантаналы көндә сугыш еллары җырлары белән оркестр чыгыш ясаячак.
- 18:00 – Аксенов исемендәге скверда режиссер Сергей Говорухинны искә алу кичәсе. Чара кунаклары останың сәнгать прозасы белән танышачак һәм фильм караячак.