Яклар WorldSkills Competition эшче һөнәрләре дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча төрле яклы хезмәттәшлек турында килеште.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Татарстан Хөкүмәте, WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты һәм РФ Элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайты хәбәр итә.
Документка Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды.
Яклар Казанда узачак WorldSkills Competition эшче һөнәрләре дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча төрле яклы хезмәттәшлек турында килештеләр.