В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада: хушбуй ясау буенча мастер-класс, киберспорт һәм шахмат буенча турнирлар, рамен ашау буенча чемпионат һәм башка күп нәрсәләр
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Иртәгә «Фабрика. Профсоюзная» шәһәр индустриясе фестивалендә җырчы Дышать, Fauzia һәм рэпер Усал чыгыш ясаячак, ә кичнең хедлайнеры Уфадан «ЛАУД» электрон төркеме булачак.
Концерт программасы башланыр алдыннан тамашачыларны диджей-сетлар «җылытачак». Алар төп сәхнәдә түбәндәге расписание буенча яңгыраячак:
15:10-16:10 – Anton Abramov x M.A.D.;
16:15-17:00 – Avir x Maliká;
17:05-17:50 – Yanarw x Gulnaz_Zendal;
17:55-18:55 – Solman.
Параллель рәвештә кунаклар өчен мәйданчыкта төрле активлыклар оештырыла: хушбуйлар ясау буенча мастер-класс, киберспорт һәм шахмат буенча турнирлар, рамен ашау буенча чемпионат, тиз очрашулар, своп-маркет һәм башка күп нәрсәләр.
Профсоюз урамы, 22 ишегалдында кунакларны лекторий көтә, катнашу өчен теркәлергә кирәк. 16:00 сәгатьтә диджей Булат Габидуллин катнашында «Оештыручылар күзлегеннән Казанның төнге мәдәнияте» дигән дискуссия башлана. Ә 17:00 сәгатьтә «Профсоюз феномены: Казанның төп бар урамы артында кем тора» дискуссиясе башлана, анда бар хуҗалары чыгыш ясаячак.
18:00 сәгатьтә тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Марк Шишкин Профсоюз урамы ничек төзелгәнен һәм шәһәр халкының яраткан урыннарында элек нәрсә булганын сөйләячәк.
Ә инде 19:00 сәгатьтә төп сәхнәдә концерт программасы ачылачак:
19:00-19:20 – Дышать;
19:25-19:55 – Fauzia;
20:00-20:55 – Усал;
21:00-22:00 – «ЛАУД».
Чара Казан Мэриясе тарафыннан Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Enter интернет-журналы белән берлектә «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Профсоюз урамында беренче фестиваль 2021 елның көзендә узды. Анда 20 меңнән артык кеше булган. Хедлайнерлар булып DJ VOLAC, Тося Чайкина, Антоха МС һәм Zoloto төркеме чыгыш ясаган.