В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын 28 нче апрельдә көтәләр
Фото: Денис Гордийко
Экстрим-паркның төрле локацияләрендә самокат, ВМХ, скейтбординг, роликларда йөрү, беговел, паркур, ВМХ һәм МТБда памп-трек буенча традицион контестлар узачак. Бразилиядә киң таралган джиу‑джитсу һәм стритбол буенча турнирлар оештырылачак. Гомуми приз фонды – 500 мең сумнан артык.
Экостанцияне ачу 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Программа кысаларында икенчел чимал кабул итүнең мобиль пункты эше белән танышу, «КультТорг»тан своп, конкурслар һәм экоуеннар үткәрү каралган. Кунаклар эшкәртелгән материаллардан ясалган инсталляцияләрне тамаша кыла алачак. Соңрак алар каршында Tamara Nova кавер-төркеме һәм DJ Bubblegum чыгыш ясаячак.
12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр экстрим-паркта диджеинг буенча мастер-класслар уза, анда катнашучылар заманча мәдәният турында күбрәк белә алачак. Диджей мәктәпләренең берсен тәмамлаучылар 16:00 сәгатьтә сет оештырачак, ә 18:00 сәгатьтә винил язмаларны тыңларга яратучыларны көтәләр. 18:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр пластинкалар маркеты эшләячәк.
Ябык парк лекториенда 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр балалар һәм өлкәннәр өчен джиу-джитсу буенча турнир үткәреләчәк. 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кунаклар «сызыклы» уенына кушыла ала. Дистанцияне барысыннан да тизрәк узган командага, ә ул өч кешедән торырга тиеш, призлар тапшырылачак. Чарага теркәлү таләп ителми.
Тагын бер турнир 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак, анда тәмле тамаклар хот-дог ашауда көч сынашачак. Җиңүчеләргә җәмәгать туклануы нокталарына – депозитлар һәм «УРАМ»ның ябык паркына абонементлар тапшырылачак. Ә бию джемының иң истә калган катнашучыларына мерч биреләчәк. Чарага 19:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Подлужная урамы, 56 адресы буенча көтәләр.
Теләге булганнар үзләрен экстрим-спортта сынап карарга мөмкин. Әлеге максат белән скейтбординг һәм BMX буенча мастер-класслар уздырыла. «УРАМ» тренерлары төп хәрәкәтләргә һәм гади трюкларга өйрәтәчәк. Дәресләргә 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кушылырга була, кирәкле җиһаз һәм саклык чаралары урында биреләчәк.
Ябык парк медиатекасында 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр белем бирү программасы һәм китап ярминкәсе узачак, ул 29-30 нчы апрельдә эшен дәвам итәчәк.
Экстрим-паркның яшел мәйданчыгында казанлыларны саф һавада күнегүләр көтә. 11:00 сәгатьтә алар сулыш алу практикасы дәресләренә кушыла ала. Үзең белән кечкенә келәм, бер шешә су һәм уңайлы кием алырга кирәк булачак.
Аэробика 12:30 сәгатькә планлаштырылган. Күнегүләргә уңайлы кием, кроссовка һәм шешә белән су алырга онытмагыз. Бер сәгатьлек дәрескә балигъ булганнарны гына кертәчәкләр, шул ук вакытта йөрәк-кан тамырлары системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган, операция кичергән кешеләргә, йөкле хатыннарга килергә киңәш ителми.
13 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр бокс буенча күнегүләрдә катнаша ала. Алар чыныктыра һәм координацияне яхшырта. Үзең белән уңайлы спорт костюмы булу мөһим. Башлана – 14:00 сәгатьтә.
Функциональ күнегүләр 15:00 сәгатькә билгеләнгән. Әлеге күнегүләр тән чыдамлылыгын арттырырга, матдәләр алмашын тизләтергә һәм кәефне күтәрергә ярдәм итә. Яшь чикләве – 18+. Үзең белән кечкенә генә келәм алырга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Катнашу өчен теркәлү зарур.