В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр өчен мөһим проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Ратушада Казан Мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Илсур Метшин фәнни-тикшеренү эшләре шәһәр өчен аеруча мөһим булган конкурста катнашучыларны аерым бүләкләде – яшь галимнәр электр энергетикасы өлкәсендә яңа эш алымнары тәкъдим итә, сулыкларны тикшерүнең нәтиҗәлерәк технологияләрен гамәлгә кертә, метро станцияләрен яшелләндерергә планлаштыра һәм башкалар. KZN.RU порталы Казан студентларының берничә кызыклы проекты турында сөйли.
КДЭУ укучысы Василий Басенко шәһәр электр челтәре комплексының трансформатор җиһазларын нәтиҗәлерәк һәм куркынычсыз диагностикалау методикасын эшләде.
Трансформаторларның диагностикасын алар сафтан чыкмасын һәм көнкүреш һәм сәнәгать секторларын электр белән тәэмин итү туктатылмасын өчен даими рәвештә үткәрергә кирәк. Шуны аңларга кирәк, трансформатор – бик кыйммәтле җиһаз, аның сафтан чыгуы яки туктап калуы җитди икътисади зыян китерә, шуңа күрә хезмәт күрсәтү мәсьәләсе актуаль, – дип аңлата В.Басенко. – Хәзер диагностика үткәрү өчен турыдан-туры трансформатор белән эшләргә кирәк. Аңлаешлы мисал китерәм: сез УЗИ табибына барасыз, сезгә датчиклар тоташтырырга кирәк. Менә аңа да датчикларны тоташтырыру мөһим. Шул ук вакытта трансформаторлар бик югары көчәнеш астында тора, аларны я сүндерергә, я куркынычсызлык шартларын үтәп, куркыныч эшләрне көчәнеш астында башкарырга туры килә».
Трансформаторларга датчикларны көчәнеш астында махсус өйрәтелгән кешеләр урнаштыра, алар изоляцияләүче штангалар һәм башка җиһазлар куллана. Бу бик авыр һәм кыйммәтле эш. Аны гадиләштерү өчен, стипендиат лазер кулланырга тәкъдим итә.
«Махсус лазер җиһазлары бар, аның ярдәмендә мин диагностиканы 30 м ераклыктан үткәрә алам. Теләсә кайсы ноктадан мин трансформаторга лазер җибәрәм, чагылдырылган нур трансформаторның ничек вибрацияләвен күрсәтә. Алга таба бу күрсәткечләр буенча трансформатор җиһазлар эше турында нәтиҗәләр ясарга мөмкин».
Галим сүзләренә караганда, ялгыш күрсәткечләр мондый үлчәмдә булмый – киресенчә, мәгълүматлар төгәлрәк килеп чыга. «Әлбәттә, бу эшләнмәне әле ахырына җиткереп бетерергә кирәк, без хәзер барлык нечкәлекләр өстендә эшлибез, – дип аңлата ул. – Безнең бурыч – камилләштерергә һәм нәтиҗәләргә карарга, җиһазлар эше турында статистика җыярга. Хәзер мин бу темага диссертация язам. Әйе, метод һәм прибор бар, әмма аны предприятиеләрдә гамәлгә кертү тагын 2-3 ел дәвам итәчәк.
Лазер приборлары арзан түгел, проектны тормышка ашыру беренче чорда 2-3 млн сумга бәяләнә, әмма уртача сроклы перспективада – якынча 5-6 ел эчендә ул үзен икътисади яктан аклап кына калмаячак, ә файда китерәчәк, дип ышана В.Басенко. «Бу отышлырак булачак, үлчәүләрнең ялгыш күрсәтүе, трансформаторларның сафтан чыгуыннан килгән зыян кимиячәк. Һәм иң мөһиме – бу эшнең тагын да куркынычсызрак алымы».
Тимирясов исемендәге КИУ укучысы Иван Бондаренко Казан метро станцияләрен яшелләндерү мөмкинлеген тикшергән. Ул станцияләрне мүк ярдәмендә яшелләндерергә һәм метрополитенда фитоколонналар – күзләрне генә сөендереп калмыйча, һаваны да чистартып тора торган яшел корылмалар урнаштырырга тәкъдим итте.
«Мин үзем еш кына метродан файдаланам, һәм мин аны ничектер уңайлырак итәргә теләдем. Үземнең «Яшел метро» проектымда мин «Горки» метро станциясен яшелләндерү мөмкинлеген җентекләп карыйм. Ул бездә шактый гади бизәлгән, аңа якты төсләр, тормыш өстәсәк яхшы булыр иде, – дип сөйли И.Бондаренко. – Минем уйлавымча, «Горки» язуы мүктән язылган булачак. Шулай ук перронда фитомодульләрдән өч колонна урнаштырылачак».
Метрополитенны яшелләндерү концепциясе әлегә Татарстанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәтелмәгән. Мондый тәҗрибә Мәскәүдә генә бар – анда да станцияләрнең исемнәрен бизәү өчен мүк кулланганнар.
«Мүк файдаланылды, ләкин метрода андый фитоколонналар юк, белүемчә. Аларны күбесенчә интерьерда кулланалар, – дип өсти ул.– Әгәр проект гамәлгә ашырылса һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтсә, алга таба бу элементларны башка станцияләргә кертергә мөмкин булачак. Бу бит кешеләрнең кәефен сизелерлек яхшыртачак, аларны шатландырачак. Өстәвенә, бу һаваны баету күзлегеннән дә файдалы».
Проект барлык элементларны җиренә җиткереп урнаштыруны, шулай ук үсемлекләрне карап тотуның беренче аен күздә тота. «Мүккә бернинди махсус шартлар да таләп ителми, ә үсемлекләр өчен махсус лампалар куелачак. Үсемлекләрне климатка карап сайларга мөмкин – моның белән белгечләр шөгыльләнә», – дип аңлата И.Бондаренко.
Аның исәпләүләре буенча, метрополитенда проектны эшләтеп җибәрү белән тузан һәм углекислый газ, патоген микроорганизмнар саны кимиячәк, һаваның дымлылыгы артачак, 250 Гц-4000 Гц диапазонында шау-шу дәрәҗәсе түбәнәячәк.
КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты укучысы Антоний Эдиас Свердруп гидробионтларның маркер геннары буенча сулыкларның экологик торышын бәяләүнең инновацион экспресс-методын эшләде. Гидробионтлар – су тирәлегендә даими яшәүче диңгез һәм төче су организмнары.
«Минем проект антропоген басым аркасында бик мөһим булган әйләнә-тирә мохитне мониторинглау өчен кирәк. Экосистемалар балансын бозуларны вакытында бетерергә кирәк, – дип аңлата Антоний Эдиас Свердруп. – Безнең алымның өстенлеге һәм уникальлеге – бу кулланылышта географик чикләүләр булмаган инструменталь ысул. Ул фәннәр тоташкан урында – гидробиология, молекуляр биология, молекуляр филогения, биоинформатика, яңа буын секвенирование нигезендә экологиядә компьютер технологияләрен кулланып эшләнгән. Кеше факторы тикшеренү сыйфатына йогынты ясамаячак».
Сулыкларны тикшерүнең яңа ысулын галим Казанда Кабан күлләрендә сынап караган инде. «Тулаем алганда, бу нәтиҗәле проект, ә метод үзе – универсаль. Аны теләсә нинди су системаларында кулланырга мөмкин, биредә сорау финанслауда гына», – дип өсти студент.
Аның сүзләренә караганда, проектның бәясе башкарыла торган эшләр күләменә, ә аклану чоры сулыклардагы сезонлы эшләргә бәйле.
КазГИК студенты Идалия Җиһаншина иҗади инклюзив коллективларда хореография укыту методикасын эшләгән.
«Мәктәптә хореографка укыганда ук мин хәйрия фонды балаларының чыгышларына карый идем. Һәм шул вакытта миңа аларның биюләренә дөрес булмаган мәгънә салынган кебек тоелды, – дип сөйли И.Җиһаншина. – Миңа аларның тәкъдим итүләре ошамады – тамашачылар сәламәтлекләре чикләнгән балаларны кызганып, аларга җәлләп карарга тиеш кебек тоелды. Мин шул вакыт уйлап куйдым: «Нигә алай итәргә? Бу балалар шундый ук тулы иҗади шәхесләр бит. Мин кайчан да булса моңа киләм һәм барысы да тигез һәм тирән иҗади мәгънә белән чыгыш ясарлык итеп инклюзив бию куям, дип карар кылдым.
Югары уку йортында укыган вакытта кыз волонтер була, ә 2018 елда «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенә нигез салучы Инесса Клюкина белән таныша һәм иҗади төркем белән хезмәттәшлек итә башлый. «Хәзер мин ирекле башлангычларда эшлим. Инклюзив театраль постановкалар өчен хореографик элементлар куям», – дип сөйләде И.Җиһаншина.
Иҗади инклюзив коллективларда хореография укыту методикасын кыз балалар белән эшләү тәҗрибәсе нигезендә эшләгән. Хәзер ул фәнни эш булып тора, ә магистратура тәмамлангач конкурста катнашучы китап чыгарырга планлаштыра.
«Инклюзия без җәмгыятьне тигез итеп хис итә, шәхеснең кыйммәтен аңлый алган дәрәҗәгә күчерәбез дип күзаллый. Инвалидлыгы булган кешеләр белән нормотипик кешеләр белән аралашкан кебек үк аралашырга кирәк», – дип ышана проект авторы.
Бүген ул «Синең файдага» хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә һәм «Әкият» курчак театры базасында инклюзив төркемдә балалар өчен хореография дәресләре үткәрә. Моннан тыш, ул Нурбәк Батулла җитәкчелегендәге «Инклюзив перформанс остаханәсе» проектында катнаша. Проектта 20 кеше катнаша, шуларның алтысы инвалид. Җәй көне проектта катнашучылар казанлыларга өч шәһәр мәйданчыгында перформанслар тәкъдим итәчәк.
«Минем өчен фәнни эш белән генә түгел, ә проект эшчәнлеге белән дә шөгыльләнү мөһим, – ди И.Җиһаншина. – Һәм мин инклюзивлыкны һәм иҗат позициясен үстерүгә үз өлешемне кертә алуыма бик шат. Инклюзив иҗат, бәлки, киләчәктә заманча сәнгатьнең аерым формасы булыр».