В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне алдыннан KZN.RU корреспонденты бу диагноз белән 10 ел яшәгән Тимур Николаев белән сөйләште
Казанда соңгы елларда эндокрин авыруларның таралуы 1,3 тапкырга арткан. Бүгенге көндә 62 меңнән артык кеше шикәр чире белән интегә. Еш кына авыруның сәбәпләре стресс, симерү, хәрәкәтсез яшәү рәвеше була. Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне алдыннан KZN.RU корреспонденты «Игелекле Казан» коворкингы җитәкчесе һәм беренче типтагы диабет диагнозы куелган җәмәгать эшлеклесе Тимур Николаев белән сөйләште. Ул диагноз турында ничек белүе, аңа авырлыкларны җиңәргә, киләчәккә планнар төзергә нәрсә ярдәм итүе турында сөйләде, шулай ук бу авыру белән очрашкан кешеләр өчен төркемнәр, кушымталар һәм китаплар киңәш итте.
Тимур Николаев үзенең диагнозы турында нәкъ 10 ел элек – 2014 елда белгән. Анализлар тапшырыр алдыннан бер ай чамасы алдан ул бик нык ябыккан һәм бик нык сусаганын сизгән, һәм бу аны табибка мөрәҗәгать итәргә этәргән. Казанда яшәүче билгеләп үткәнчә, беренче типтагы диабет симптомнары барлык кешедә да бертөрле: авырлык кискен кимү, йокымсырау, авыз корылыгы, еш сию. Табиблар, анализларны тикшереп, пациентны реанимациягә җибәргәннәр, ә соңыннан – хастаханәгә, анда инде моның нинди авыру булуын һәм аны ничек компенсацияләргә мөмкин булуын аңлатканнар.
Шикәр диабеты – хроник авыру, бу авыру булганда инсулин җитештерү кими. Бу процесс ашказаны асты бизенең күзәнәкләре таркалу белән бәйле. Нәтиҗәдә канда шикәр күләме арта, хәзер ул организмнан тиешенчә чыгарылмый. Авыруның ике –беренче һәм икенче төре була.
«Күп кешеләр диабет белән төрлечә яши. Кагыйдә буларак, аларның күбесе тискәре уйлар белән көрәшә, чөнки, әгәр бу диабетның беренче төре икән, кандагы шикәр күләмен даими үлчәргә, бармакларны тишәргә, инсулин кадарга кирәк», – дип сөйләде Тимур Николаев. Ләкин ул үзе авыруны җиңел кабул итә алган һәм сәламәтлеген сакларга өйрәнгән. Әңгәмәдәш белдергәнчә, бу аның ачыкланган беренче хроник авыруы түгел, шуңа күрә ул сынауларга күнеккән.
Тимур Николаевка авырлыкларны җиңәргә гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре һәм үз ихтыяр көче ярдәм итә. Ул диабетка зур әһәмият бирмәскә тырыша, гәрчә авыру көндәлек контроль таләп итсә дә. Гадәти тормыш алып баруны дәвам итү пациентның үзенә һәм аның якыннарына мөһим, чөнки басым һәм гиперопека артык стресс тудыра, аның аркасында хәтта сәламәт кеше организмында да инсулин дәрәҗәсе кими. Бу эшләп чыгарыла торган стресс гормоны – кортизол белән бәйле.
Эш шулай ук авыру турындагы тискәре уйлардан читкә юнәлтә. Тимур Николаев үзенең командасы белән тугыз елга якын диабет белән авыручылар һәм аларның ата-аналары өчен социаль проектлар белән шөгыльләнә. Инициативалар ярдәмендә ул охшаш проблема белән очрашкан танышлар, дуслар һәм хезмәттәшләр булдыра алган. Шулай ук Казанда яшәүче Тимур Николаев үз блогын алып бара, анда аны язылучылар актив рәвештә хуплый, кире элемтә бирә. Ул шулай үзен кирәкле һәм әһәмиятле итеп тоюы һәм моның алга барырга ярдәм итүе турында сөйләде.
«Миңа 35 яшь, минем гаиләм бар. Миңа киләчәк турында уйларга һәм үземнең психологик һәм физик сәламәтлегемне кайгыртырга кирәк. Мин башкаларга да ярдәм итәргә телим. Диабет тематикасы бик зур, без әле барысын да тормышка ашырырга өлгермәдек, бәлки, бу безнең бөтен тормышыбызны алыр», – дип сөйләде әңгәмәдәш.
Киләсе елда Тимур Николаев озак вакытлар аның төп эшчәнлеге булган система администраторы карьерасын тәмамларга һәм үзен тулысынча Татарстанда шикәр диабеты буенча социаль проектларга багышларга һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлек итә башларга ниятли.
«Әгәр сезгә диабет диагнозы куелса, беренче чиратта тынычланыгыз – бу үлемгә китерүче авыру түгел. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөһим, һәр төбәктә пациентларның төрле берләшмәләре яки оешмалары бар. Шулай ук укырга, өйрәнергә дә кирәк: Татарстанда диабет буенча яхшы бушлай онлайн-мәктәпләр оештырылган, дәресләргә көндез йөрергә мөмкин булган учреждениеләр бар», – дип киңәш итте Тимур Николаев.
Диабет – хөкем карары түгел, әмма күп көч һәм ресурслар таләп итә, дип өстәде ул. Аларны кертсәң, озак һәм бәхетле тормыш алып барырга мөмкин.
Хәзер бик күп мәгърифәтчелек проектлары, китаплар һәм уңайлы мобиль кушымталар бар, шул исәптән глюкометрлар, инсулин, кан мониторингы датчиклары җитештерүчеләрдән дә. Мәсәлән, «Шикәр нормада» бушлай диабет онлайн мәктәбе бар, анда экспертлар балаларга һәм өлкәннәргә туклану кагыйдәләре һәм юридик мәсьәләләр турында сөйли. «Диабетик көндәлеге» берләшмәсендә бөтен Россиядән кешеләр үз тәҗрибәләре һәм кичерешләре белән уртаклашалар, үзләрен борчыган сораулар бирәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр.
Мобиль кушымталар арасында Тимур Николаев «Хлебные Единицы» кушымтасын билгеләп үтте. Бу бушлай калькулятор, ул теләсә-нинди продуктта углеводлар санын билгеләргә ярдәм итә. Аның фикеренчә, Рагнар Ханасның «Балалар, яшүсмерләр һәм яшь кешеләрдә I типтагы диабет. Үз диабетыңда ничек эксперт булырга» китабын укырга кирәк.
Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, диагноз кую вакытында күпләр иң яхшы глюкометрлар, мониторинг датчиклары һәм башка җиһазлар сатып алырга омтыла, әмма моңа кискен ихтыяҗ юк. Тимур Николаев үзе бюджет вариантларын куллана, чөнки аның өчен аппаратларның сыйфаты түгел, ә үлчәүләр саны һәм шикәр дәрәҗәсенең үзгәрү динамикасы мөһим. Гәрчә ул юл башында шулай ук кыйммәтле җиһазлар сатып алуын таныса да.
«Минем кебек үк ачык тормыш рәвеше алып баручы диабет белән авыручылар күп. Безнең һәрберебез авыру турында мәгълүмати-мәгърифәтчелек эшчәнлегенә өлеш кертә. Мине бу уртаклык дәртләндереп җибәрә һәм шулай ук күпмедер дәрәҗәдә теләсә-нинди киртәләрне җиңәргә ярдәм итә», – дип фикерен йомгаклады Тимур Николаев.