В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Илкүләм дезинфекционистлар оешмасының фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды
Марат Мөгыйнов фотосы
Чарада доклад белән «Казан дезинфекция станциясе» муниципаль бюджет учреждениесе баш табибы Евгения Шәрәпова чыгыш ясаган. Ул хезмәттәшләренә дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация эшләрен оештыру, уздыру тәҗрибәсен тәкъдим иткән. Баш табиб чыгышында эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләрен, четерекле якларын һәм аларны хәл итү юлларын яктырткан.
«Дезинфекция профилендәге иң яхшы оешма» номинациясендә җиңү – безнең хезмәтебезне шушы дәрәҗәдә бәяләү – ул Казан халкының һәм башкала кунакларының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә, укытучыларыбызның хезмәтенә юнәлдерелгән бөтен коллективның казанышы. Республика, шәһәр җитәкчелегенә, аның җитәкчесе Илсур Метшин җитәкчелегендәге Башкарма комитетка хезмәтебезгә игътибарлы булганнары өчен зур рәхмәт!» - дип фикерләре белән уртаклашты Евгения Шәрәпова.
Конференциядә бөтен Россиядән үз профилендәге 200 дән артык белгеч катнашкан. Алар урбанизация шартларында дәүләт һәм шәхси оешмалар тарафыннан дезинфекция эшләре үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышкан.