138 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны йөз баллга тапшырган
Барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Казаннан 138 укучы БДИны 100 баллга тапшыра. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.
Моннан тыш, тугыз Казан укучысы ике фән буенча 100 балл җыйган:
Ксения Емелькина — 37 нче гимназия (рус теле һәм әдәбияты);
Мәдинә Усманова — 132 нче мәктәп (рус теле һәм химия);
Виктория Гусятникова — Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәге инженерлык лицее-интернаты (рус теле һәм математика);
Софья Баландина — 116 нчы лицей (рус теле һәм химия);
Полина Романенко — 18нче мәктәп (рус теле һәм әдәбияты);
Рамил Шакиров — Лобачевский исемендәге лицей (математика, физика);
Тимур Каһарманов — Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәге инженерлык лицее-интернаты (математика, физика);
Камил Шәазов — 7 нче гимназия (математика, информатика);
Тимур Хәбиров — Казан Суворов училищесы (математика, физика).