Г.Камал урамының 2 номерлы бина диварында мурал ясауга ике атна китте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль, Алсу Сафина). Казан үзәгендәге бинаның берсен яңа арт-объект бизәде. Мәдәни мирас объекты булмаган тарихи бина диварында (Г.Камал ур., 2) XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәүчеләр карап торган ясалган тәрәзәләр барлыкка килде. Масштаблы композиция шәһәрлеләрне үткәнгә илтә һәм бу вакытта Казанның ничек яшәве турында сөйли.
Мондый арт-объект ясау идеясе узган елда ук балыкка килде. Аның авторы – Новосибирск рәссамы Василий Каптырев (Ласточкин). Муралны ясауга ике атнадан артык вакыт китте.
Әлеге проектта катнашырга Василий Каптыревка аның Казандагы дусты Дмитрий Кудинов (Супернова) тәкъдим иткән. Василий Каптырев эшләре казанлыларга таныш (Иске Татар бистәсендә кирпеч диварда ясалган рәсем, Г.Кутуй урамындагы кыз рәсеме).
Василий Каптыревка эскиз проектын тәкъдим иттеләр. “Миңа бу кызыклы булып тоелды, ләкин мин бер шарт куйдым – барысын да XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы кысаларында ясарга. Аның идеясе – бу табышлы йорт, аның икенче катында торак йортлар, ә беренчесендә – кибетләр”, - дип сөйләде ул. Кешеләрнең көнкүреше, татар костюмнары һәм башкалар шул еллар фотосурәтләре буенча ясалды.
Арт-объект бик кызыклы килеп чыкты, ясалган һәрбер тәрәзә эченә кереп карыйсы килә. Яңа арт-объектны шәһәрлеләр уңай кабул итте. Шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе, шәһәрнең баш рәссамы Жанна Белицкая билгеләп үткәнчә, бу урын юкка гына сайланмады, биредә транспорт һәм җәяүлеләр юллары үтә, туритслар күп була. “Башта Казан көнкүрешен сурәтләргә теләгән идек, ләкин соңрак нәкъ бу урынның көнкүрешен сурәтләргә булдык, - диде Жанна Белицкая. – 1722 елда, Петр I Казанда булганда, сәүдәгәр Михляев йортында туктала. Ул аңа Петр һәм Павел соборын төзергә вәгъдә итә. Төзелеш вакытында сәүдәгәр бу районга күчә. Күршедә урнашкан хәзерге сквер урынында күл булган, якында гына печән киптерелгән. Сәүдәгәр Михляев бу территорияне Печән мәйданына үзгәрткән”.
Баш рәссам яңа арт-объектны тирән эчке мәгънәгә ия сәнгать әсәре дип атады. Шәһәрдә хәзерге вакытта арт-объектлар белән бизәлгән барлыгы 50-гә якын урын.