110 урынга исәпләнгән учреждениедә алты төркем, шул исәптән ясле төркемнәр дә эшли
Фото: Мәгариф идарәсе
110 урынга исәпләнгән учреждениедә алты төркем, шул исәптән ясле төркемнәр дә бар, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.
Мәктәпкәчә учреждение бинасында ремонт узган ел башлана. Шул рәвешле, бинаның фасады яңартылган – хәзер ул ерактан күренә һәм үзенең якты төсләре белән күзне шатландыра, уку бүлмәләре, уен һәм йокы бүлмәләре ремонтланган.
Территориядә асфальт өслек алыштырылган, үсемлекләр һәм чәчәкләр утыртылган, шулай ук балалар корылмалары – беседкалар һәм уеннар өчен зоналар урнаштырылган һәм заманча куркынычсызлык системасы кертелгән.